Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Горбуша балыгы пешерәбез

1,5 килограмм кылчыксыз горбуша балыгы (башка төрле балык кулланырга да була), уртача зурлыктагы ике кишер, ике суган, ике-өч помидор, 150 грамм каты сыр, тоз, теләк буенча тәмләткечләр, бизәү өчен яшелчәләр һәм кыздыру өчен үсемлек мае.

Суган һәм кишерне чистартырга. Вак итеп туралган суганны, кыргычтан кырылган кишерне алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга кирәк.

Балыкны аерым порцияләргә бүлеп, тоз һәм борыч сибәбез. Табага тигез итеп суган белән кишерне җәяргә һәм өстенә горбуша балыгын тезәргә кирәк, аның өстенә түгәрәкләп киселгән помидорлар куела һәм эре кыргычтан уылган сыр сибелә.

Балыкны алдан җылытылган духовкада 180 градуста 20 минут пешерәсе. Табынга чыгарыр алдыннан балыкны яшелчәләр белән бизәргә мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса