Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөмбәле бифштекс

Әзерләү өчен (5 кешегә): 400 грамм фарш, тәменчә тоз, борыч 1 яшел алма 1 йомырка 1 телем ак күмәч (күмәчне җебетергә әз генә сөт) 3-4 ак гөмбә, яки 1 савыт консерваланган шампиньон 2 баш суган, көнбагыш мае, 100 грамм каты сыр кирәк булачак.

Фаршка вак угычтан уып яшел алма, сөттә җебетеп 1 телем ак күмәч, 1 йомырка һәм тәменчә тоз, борыч кушып әвәлибез. Гөмбәне суган белән кыздырабыз. Әзер фарштан түгәрәкләр ясап майлы табага тезәбез. Аннан әлеге түгәрәкләргә стакан белән уемнар ясыйбыз, уемнарга гөмбә салабыз, өстенә вак кыргыч аша уылган сыр сибәбез. 170 С лы мичтә 25-30 минут пешерәбез.

Гөмбәле бифштекс әзер, ашларыгыз тәмле булсын!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса