«Гөмбә аланы» пирогы
300-400 г чүпрәле яки чүпрәсез камыр 600 г - 1 кг бәрәңге 2 йомырка 200-300 г маринадланган баллы гөмбә (опята) 1-2 аш кашыгы майонез (атланмай да ярый) бер бәйлем яшел тәмләткечләр (яшел суган кыягы, петрушка, укроп, катырылган да ярый) тоз тәмләткечләр.
Бәрәңгене пешереп төяргә. Яшел тәмләткечләр, майонез яки атланмай кушарга, теләгән башка тәмләткечләрне өстәргә була.
Камырны юка итеп җәяргә һәм үсемлек мае белән майланган табага салырга.
Камырга бәрәңге боламыгы ягарга, өстенә маринадланган гөмбә салырга һәм туглаган йомырка агызырга.
Кырыйларын матур итеп бизәгәч, духовкага куярга. Пирог 25-35 минут пешә.
Пирогны табынга салкын сөт белән чыгаралар.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа