Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

"Де-валяй"котлеты

Дөрес итеп әзерләнгән "Де-валяй", яки "котлета по-киевски" өчен тавык түшендәге ак ит кирәк.

Бер тавыктан ике кәтлит чыга.

Ак итне аерып алганда бер буын канат сөяге калырга тиеш, шунысы мөһим - зур һәм кечкенә филе кисәкләре арасындагы сеңер тартып алына. Ит йомшак кына тапала.

Эченә 20 граммлы май кисәге салып ит конверт итеп төрелә, онда, соңыннан йомыркада әвәләнә. Алдан ак ипинең (француз булкасы, совет заманында аны "городская" дип атыйлар иде) йомшагы вак итеп турала. Онда һәм йомыркада әвәләнгән итне әйбәтләп шул туралган ипи белән "тышлыйбыз".

Шулай итеп әзерләнгән ит төргәген сыек май мул итеп салынган казанда, яки тирән табада кыздырабыз, соңыннан мичтә бераз кызартып алабыз. Әзер кәтлитне алдан әзерләп куелган ак ипи йомшагыннан уеп ясалган һәм майда кызартып алынган "терәк"ләргә куябыз. Канат сөягенә салфеткадан ясалган папильотка кигезәбез. Гарниры - җаныгыз ни тели, шуны куярга мөмкин.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса