Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бананлы торт

(26см.лы таба өчен): Камыры: 5йомырка, 6 а.к.сыек май, 1ст.шикәр комы, 10г.разрыхлитель, 1,5-2 стакан он.

Барысын бергә миксер белән болгатасы, миксер белән булмаса, күперми... Газ мичендә 30-40 минут пешә, әзерлеген шырпы бн тикшереп карагыз, шырпы коры булса әзер, юешрәк булса әзрәк тотарга кирәк. Бисквит суынгач икегә бүлеп ике корж ясарга. Крем:250 г.сметана 20%лы, 2а.к.шикәр комы. Кремны уртага ягасы, уртача калынлыкта туралган банан тезеп чыгасы, тагын крем һәм өстенә корж капларга. Шул килеш калса да була, мин тагын өстәмә тортның өстенә дә крем һәм банан тезәм. Банан бик тиз карала, шуңа күрә өстен яхшылап крем сылап, печенье валчыгы, угычтан чыгарылган шоколад белән бизим. Сез үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Тәмле булсын.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса