Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

«Бакчачы» ашы рецепты

Безгә кирәк булачак: 1 уртача чөгендер, 1-2 бәрәңге, 1 кишер, 1 баш суган, кабачки, тәмләткечләр, укроп, яшел суган.

Пешерү тәртибе: Иң элек. казанга яисә мультиваркага бераз сыек май салып, угычтан чыгарган кишер белән вак итеп туралган суганны кыздырып алабыз. Шулай ук угычтан чыгарган чөгендерне дә яшелчәләр янына кушабыз һәм бераз пешереп алабыз. Тоз, борыч, тәмләткечләр кушып болгатабыз. Бәрәңге белән кабачкины шакмаклап турап, яшелчәләр өстенә салабыз. Кайнаган су салып, пешәргә калдырабыз.

Ашны кайнар килеш, өстенә яшел суган белән укроп сибеп табынга бирәләр.

vk.com/tatarshlari

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса