АФРИКА "ЯССА"СЫ
Савытта дөгене тарала торган итеп пешереп аласың. Ул пешкән арада ит әзерләнә. Тавык итен, чебеш булса тагын да яхшырак, вак кисәкләргә турап (шашлыкка әзерләгән зурлыкта), калын төпле кәстрүлгә салып ("утятница" булса тагын да әйбәт) томалап пешерергә куясың. Кәстрүл төбенә бернинди дә май салынмый, бары тик ит өстенә әз генә су...
6-8 зур суганны ярымбоҗра итеп турап, тавык өстенә саласың, бер аш кашыгы горчица, әз генә тоз, 2 данә "Магги", әз генә су өстисең. Суган пешеп чыгуга (10-15 минуттан соң), ярты лимон согы кысып саласың. Теләгән кеше маслина да сала ала.
Дөгене зур киң савытка салып, кырыйларына тавыкны тезеп куясы да, кәстрүлдә калган "шулпа"ны дөге өстенә сибеп чыгасың. Тәлинкәне укроп, салат яфраклары белән дә бизәп куярга була.
"Ясса"ны туган көннәрдә, кунаклар килгәндә икенче аш итеп табынга чыгарырга да мөмкин. Тәмле булсын!
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа