Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Жанна Фрискены дәвалауга җыелган акчага урын табылган

Җырчы Жанна Фрискены дәвалауга җыелган акча онкологик авыру белән чирләүче балаларны дәвалауга тотылачак. Бу хакта Россия ярдәм фонды президенты Лев Амбиндер сүзләренә сылтама белән сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Фонд президенты сүзләренчә, әлеге карарга каршы килгәннәр үз акчасын кире кайтарта алачак. "Россия ярдәм фондына кайтарылган барлык акча да, каршы килүчеләр булмаган очракта, онкологик авыру белән чирләүче балаларны дәвалауга тотылачак", - дигән Лев Амбиндер. Фондның гамәлдәге кагыйдәләре буенча, әлеге акчага ярдәм күрсәтелгән һәр бала турында сайт аша мәгълүмат биреп барылачак.

Исегезгә төшерәбез, 10 августта суд Фрискеның туганнары шикаятен кире кагып, җыелган акчаның җырчының туганнарыннан алу турындагы карарның канунлы булуын раслады.

Җанна Фриске 2015 елда онкологик авырудан вафат булды, аны дәвалауга 21 миллион сум акча җыелды.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса