Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзең өчен генә түлә

РФ Төзелеш министрлыгы әзерләгән яңа закон проекты нигезендә, күпкатлы йортларда яшәүчеләр җылылык өчен, ниһаять, гомумйорт приборлары күрсәткечләре буенча түгел, ә фатирларындагы шәхси исәпләгеч приборлар буенча түли алачаклар.

“Бездә кышын фатирларда температура төрлечә бит: кемдер тәрәзәсен ачып тота, ә кемдер җылыткыч куярга мәҗбүр була. Шуңа күрә һәркем җылылык өчен кулланган кадәр күләмдә түләсә гадел булыр иде”, – диләр министрлыкта. Әгәр бу закон гамәлгә керсә, фатирына җылылык исәпләгеч приборы куючыларның шактый акчалары янга калырга мөмкин. Ягъни кешеләр үз фатирларын һәм подъездны җылыткан өчен генә түләячәкләр, ә бөтен йорт өчен түгел. Ләкин шунысы бар: бу приборларны иске йортларда куеп булмый. Ә 20-30 ел элек төзелгәннәрдә һәр стоякка аерым кую таләп ителәчәк, мондыйларда, бүлмә санына карап, ике, өч, хәтта биш исәпләгеч тә кирәк булуы ихтимал. Бары тик яңа йортларда гына бер прибор җитәчәк, чөнки алардагы фатирларда җылылык системасы бер генә урыннан керә һәм чыга, әмма мондый йортлар илдә нибары 3 процент кына.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса