Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йоклый да белергә кирәк

Йокы — организм өчен иң яхшы ял: йоклаганда кешегә яңа көч туплана, нерв системасы тынычлана, мигә кан йөреше яхшыра.

Йокы чиратлашучы фазалардан — төшле һәм төшсез өлешләрдән тора. Әгәр сез 4-5 фаза аша үтәсез һәм бу вакытта бер дә уянмыйсыз икән, димәк, 5 сәгатьтән соң үзегезне яхшы ял иткән һәм күтәренке кәефтә хис итәрсез.

Ләкин кайвакыт тиз генә йоклап китеп булмый. Беренче чиратта, туклыклы кичке аштан баш тартыгыз һәм йокларга 3-4 сәгать кала ашагыз. Урамда кичке һавада йөреп керегез. Җылы ванна керегез, яки аякларыгызны җылы суда тотыгыз. Биек мендәрдә йокламагыз. Башны биектә тотып йокласаң, муенда тирән җыерчыклар барлыкка килә.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса