Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ятим балаларга вузларга керү ташламалары – озак көтелгән һәм кирәкле закон проекты

РФ Дәүләт Думасы депутатлары "РФдә мәгариф турында"гы Федераль Законның 108 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын карадылар.

Яңа закон проектында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга вузларга бакалавриат һәм специалитет программалары буенча ташламалы шартларда керү хокукы карала. Закон проекты 2013 елның 13 декабрендә беренче укылышта "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль законга һәм "Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" гы исеме белән кабул ителде.
Документта, 2017 елның 1 гыйнварына кадәр ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар билгеле квота нигезендә, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга керә ала. Аларга бары тик керү имтиханнарын уңышлы тапшыру шарты куелуы әйтелә.
ТРдан Дәүләт Думасында депутат, РФ Дәүләт Думасы мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, бу озак көтелгән, үз вакытында кабул ителгән кирәкле закон проекты. "Соңгы елларда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалардан вузларга ташламалы шартларда керү буенча мөрәҗәгатьләр саны артты. Димәк, аларның уку теләге һәм югары белем алу теләге бар. Бу факт куандыра. Шуңа күрә, Россия Дәүләт Думасының мәгариф комитеты һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы депутатларга ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга укырга кергәндә ташламаларны кайтаруны тәкъдим итте", - дип билгеләп үтте ул.
"Әлегә мондый шартларны 3 елга кертергә тәкъдим итәбез. Бу яңалыкның абитуриентлар арасында ничек кулланылуын аңлау өчен кирәк. Ятим балаларга уку авыррак икәнлеге сер түгел. Аларның күбесе беренче яки икенче сессиядән соң уку йортларыннан төшеп кала. Шуңа күрә вәзгыятьне өйрәнү һәм чаралар күрү өчен вакыт була. Ятим балалар өчен вузларда бушлай әзерлек бүлекләре булу, вузда уку системасына ияләшү өчен яхшы мөмкинлек булып тора", - дип ассызыклады депутат.
Закон проектында специалитет программасын тәмамлаучылар, конкурс нигезендә, магистратурада укуын дәвам иттерү дә каралган. Бу бакалавриат, магистратура һәм специалитетларга бүлгәнче югары белем турында диплом алучыларга кагыла, дип аңлатма бирә парламентарий пресс-секретары.

http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/261809.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса