Яшелчә бәяләре төшә
Россиядә яшелчә бәяләре түбән төшә башлаган. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев җиткерде, дип яза "Татар-информ""Известия" басмасына сылтама белән. Бәяләрнең көз айларында да түбән тәгәрәве көтелә.
"Сүз дә юк, көзгә бәяләр төшәчәк. Көз - яшелчәләргә мул чор һәм ул бәяләрдә дә чагылыш табачак", - дигән Ткачев.
"Хәзерге вакытта иң кирәкле яшелчәләргә бәя 15 процентка төште", - дип белдергән министр "Россия 24" каналына. Ул шулай ук 2017 елда авыл хуҗалыгында җитештерүнең үсеше 3,5-4 процент булачагын да җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа