Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәү бәхет китерсен!

Моның өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк:

 

1. Хәрәкәт итегез! Физик активлык организмга бәхет гормоннарын бирә. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнегез, саф һавада йөрегез, бассейнда йөзегез.

 

2. Вак-төяккә дә шатланыгыз! Кояш чыкканга, яңгыр яуганга, гөлегезнең чәчәк атуына, оныгыгызның “бишле” алуына...

 

3. Үзегезне яраткан эшләрегез белән шатландырыгыз! Кибеттә йөрергә яратасыз икән — барыгыз! Китап уку җаныгызга рәхәтлек бирә икән — укыгыз! Тәмле ризыклар әзерләү тынычландыра икән — пешерегез!

 

4. Дөрес тукланыгыз! Күбрәк яшелчә-җимеш ашагыз, татлы, майлы, камыр ризыкларын ашауны киметегез.

 

5. Туганнар, дуслар белән аралашыгыз! Табигать кочагында бергәләшеп ял итүне оештырыгыз.

 

6. Хыялга бирелегез! Алар якты, татлы булсын. Теләкләрнең кабул булу гадәте дә бар.

 

7. Үзегене һәм тирә-яктагыларны гаҗәпләндерегез! Күптән кулыгыз кычыткан, тик кыюлык һәм тәвәккәллек җитмәгән эшкә тотынып карагыз.
 

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса