Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елда әлмәтлеләр “Халык контроле”нә 16 хәбәр юллаган

Ае­ру­ча алар­ны юл­лар то­ры­шы, боз сөң­ге­лә­ре, кай­бер ише­гал­ла­рын­да як­тырт­кыч­лар юк­лы­гы, ма­ши­на­ла­рын ти­еш­сез урын­да кал­ды­ру­чы­лар бор­чый.

Шу­лай ук бәй­рәм чо­рын­да сәү­дә нок­та­ла­рын­да сый­фат­сыз, сак­ла­ну ва­кы­ты чык­кан азык-тө­лек­кә юлык­кан­нар да ши­ка­ять­лә­рен кал­дыр­ган.

Шу­лар­ның бер­се - үзен Л. дип ке­нә куй­ган әл­мәт­ле ки­чә­ге тү­гел, ә ир­тә­гә­ге көн­ге кү­мәч­кә юлы­гу­ын бә­ян ит­кән.

"Ки­лә­чәк ик­мә­ге" ис­кер­ми

- 3 гыйн­вар көн­не Ту­кай прос­пек­тын­да­гы ик­мәк ки­бе­тен­нән 4.01.2014 да­та­сы ку­ел­ган кү­мәч са­тып ал­дым (сат­ты­лар). Би­ре­дә эш­ләү­че­ләр аек иде, мө­га­ен, фа­сов­ка­лау­чы­лар игъ­ти­бар­сыз­дыр. Бу га­мәл мах­сус эш­лән­мә­гән­дер дип уй­лыйм.

Әле­ге яз­ма­ны укы­гач, бер мә­зәк хә­тер­гә кил­де. Ире ки­чен эш­тән кайт­кач, тор­мыш ип­тә­шен­нән:

- Бу аш ки­чә­ге­ме? - дип со­рый.

Ха­тын ап­ты­рап кал­мый.

- Ки­чә­ге ге­нә тү­гел, ул әле ир­тә­гә­ге дә, - дип җа­вап би­рә.

Ипи пе­ше­рү­че­ләр­нең "өл­гер­ле­ге­нә" үзем­нең дә юлык­ка­ным бар. Дө­рес­рә­ге, ир­тә­гә­ге көн­ге ик­мәк­не ки­бет­тән әти са­тып алып кайт­кан иде. Шул чак­та ук: "Ай-һай, ос­та эш­ли­ләр дә, ке­рем­не югал­тыр­га те­лә­мәү­че сәү­дә­гәр­ләр юл­ла­рын та­бып кы­на то­ра", - дип шак­кат­кан идем. Ә бәл­ки да­та­ны ял­гыш куй­ган­нар­дыр дип шик­лән­гә­нем дә ис­тә. Хә­зер ин­де соң­гы уем­нан ки­ре кайт­тым. Бак­саң, "я­ңа пеш­кән, кай­нар" ипи са­тып алу­чы­лар ара­быз­да бар икән. Ши­ка­ять­не хуп­лап (алар са­ны 41 гә җит­кән), Ди­лә­рә исем­ле шә­һәр­дә­ше­без бо­лай дип яз­ган:

- "Пя­те­роч­ка"­да ки­чен һәр­ва­кыт ир­тә­гә­ге көн­ге ипи­ләр­не са­ту­га ку­я­лар, мин күп тап­кыр­лар мо­ңа юлык­тым.

Яңа ел чо­рын­да мон­дый бу­тал­чык­лык­лар бу­лыр­га мөм­кин­ле­ге­нә иша­рә­ләп бул­са ки­рәк, Оль­га:

- Хә­те­рем­дә, 2009 ел­ның 31 де­каб­рен­дә мин ерак ки­лә­чәк­тән үк кү­мәч са­тып ал­дым - 2019 ел­ны­кын, - дип яза. Бу оч­рак­ның ял­гы­шу ар­ка­сын­да ки­леп чык­кан­лы­гы яры­лып ята, әл­бәт­тә.

Ри­нат бе­лән Вя­чес­лав Әл­мәт­тә ир­тә­гә­ге ипи­нең яңа­лык бул­ма­вын рас­лап:

- Га­дә­ти хәл, аның ка­ра­вы "ки­лә­чәк ик­мә­ге" ис­кер­мә­гән бу­ла әле, - дип ша­яр­та.

- Тиз бо­зы­лу­чан про­дукт җи­теш­те­рү­че бик күп­ләр шу­лай эш­ли. Ипи бе­лән дә шу­лай, ап­ты­рар­га ки­рәк­ми, - дип үз фи­ке­рен кал­дыр­ган Але­на да.

Шу­ла­ен шу­лай­дыр да ул. Лә­кин бит ха­лык­ны күз ал­дын­да ук ал­дый­лар. Бу уңай­дан нин­ди дә бул­са аң­лат­ма алу те­лә­ге бе­лән "Әл­мәт ик­мәк за­во­ды"­ның те­ле­фон но­ме­рын җый­дым. Әм­ма сөй­лә­шү бик кыс­ка бул­ды.

- Бу уңай­дан әле­гә бер сүз дә әй­тә ал­мыйм, тик­ше­рер­гә ки­рәк, - дип ке­нә җа­вап кай­тар­ды ком­мер­ция бү­ле­ге хез­мәт­кә­ре һәм кү­мәч­нең кай­сы ки­бет­тә са­тыл­га­нын та­гын бер тап­кыр ачык­ла­ды. Тик­ше­рү баш­лан­ды, ди­мәк.

Йо­кы кач­ты

Рөс­тәм С. га­и­лә­се бе­лән төн җит­кә­нен по­ша­ма­ган­га ка­лып кө­теп то­ра икән. Ник ди­сәң, алар яшә­гән Га­фи­я­тул­лин ура­мын­да­гы 14 нче йорт­та спут­ник ан­тен­на­сы чы­бы­гы­ның җил бе­лән шак та шок сте­на­га бә­ре­лүе йок­лар­га ирек бир­ми.

- "Э­та­лон" ки­бе­те өс­тен­дә­ге спут­ник ан­тен­на­ла­ры­ның за­кон бу­ен­ча ку­ел­ган­мы-юк­мы икән­ле­ген ачык­лау­ла­рын со­рыйм. Әгәр дә шарт­лар үтәл­гән бул­са, чы­бык­лар­ны бер­ке­тү­лә­рен мәҗ­бүр итәр­гә ки­рәк. Сте­на­га бә­ре­лү­ен­нән ба­ла­лар кур­ка, үзе­без дә иза чи­гә­без.

- Бәл­ки ул өзел­гән­дер, - дип аңа мө­рә­җә­гать ит­кән Граж­да­нин­га ул бо­лай дип җа­вап­лый:

- Үзем чы­гып ка­ра­дым, ка­бель өзек тү­гел. Без­нең йорт­ның пе­ноп­ласт бе­лән тыш­лан­га­нын исәп­кә ал­сак, ан­да кал­ган буш­лык нә­ти­җә­сен­дә та­выш көч­ле чы­га. 9 ай­лык ба­ла­быз бар, без­нең хәл­не аң­лый­сыз­дыр.

Рөс­тәм­нең хә­бә­рен 15 ке­ше хуп­ла­ган. Әле­ге мәсь­ә­лә­нең хәл ите­лә­чә­ге­нә шик юк, әл­бәт­тә, чы­бык­ны бер­ке­теп кую зур чы­гым­нар со­ра­мый, ба­ры тик җи­тез­лек һәм эш­кә җа­вап­лы ка­рау гы­на ки­рәк. Шу­лай да без Рөс­тәм­нең га­и­лә­се­нә ты­ныч­лык кай­та­ру­ны тиз­лә­тү өчен җа­вап­лы служ­ба­лар­га мө­рә­җә­гать итә­чәк­без. Бу хак­та га­зе­та­быз­ның ал­да­гы сан­на­рын­да хә­бәр итәр­без.

"Ха­лык конт­ро­ле"­нә кү­зә­тү­не Гөл­наз ГЫЙЗ­ЗӘ­ТУЛ­ЛИ­НА яса­ды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250