Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел бизәлеше әлмәтлеләрне гаҗәпләндерәчәк

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәһәребездә ясалма боздан ясалган шугалак эшли башлый.

Нефтьчеләр мәйданында бүген эшчеләр Яңа ел шәһәрчеге ясау белән мәшгуль. Оештыручылар сүзенә караганда, шугалакта апрельгә кадәр шуу мөмкин булачак. Аның төзелешен тулаем «Татнефть» компаниясе үз өстенә алган. Шугалак эшләү дәверендә өслекне махсус техника чистартыр дип көтелә. Мәйдандагы чыршы да әлмәтлеләрне озаграк сөендереп торыр дип ышандыралар, гирляндалары яңага алыштыру сәбәпле температураның үзгәрүе аңа куркыныч тудырмаячак. Нефтьчеләр мәйданыннан тыш, Гагарин урамы да яңача бизәлеш алачак. Башка урамнарда исә яңа ут консольләре кулланырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса