Волонтерларга 50 мең сум акча бирелә
«ОМК-Партнерство» социаль һәм хәйрия проектларының өченче бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Быел анда 16 гариза кергән һәм эксперт советы аларның 13 ен җиңүче дип тапкан. Бәйге кагыйдәләре буенча барысына да финанс ярдәме күрсәтү каралган. Оешмалардан булган проектлар 250 мең сумга кадәр акчага ия булачак, волонтерлык инициативалары өчен 50 мең сумга кадәр акча бирү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа