Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге

Быел Г. Тукай премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла Дубин дәгъва итә.

Быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла хаҗи Дубин дәгъва итә. Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә тугыз кандидатураны күрсәтү турында карар кабул ителде.

1. Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (директор һәм баш режиссер), Насыйхов Булат Вакыйф улы (баш рәссам), Шәмәрдәнова Гүзәл Фазыл кызы (артист) - Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесты буенча куелган спектакль өчен.

2. Гаффаров Габделәхәт Габрахман улы - «Олы юлның тузаны» романы һәм «Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2013) һәм «Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен.

3. Дубин Абдулла Ибраһим улы - «Казань на старинных открытках (Казан, «Светлячок» нәшрияты, 1994)», «Казань историческая: альбом» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2004), «Старая Казань и ее окрестности» / автор проекта, сост. А.И.Дубин» (Казан, Татар китап нәшрияты 2011), «Две Казани: альбом» / автор проекта, сост. А.И.Дубин (Казан, Заман – Татар китап нәшрияты, 2011)», «Старая Волга: ее люди, ее суда, ее судьба…» (Казан, «ТАТМЕДИА» ААҖ «ПИК «Идел-Пресс» нәшрияты, 2012), «Астрахань историческая» (Казан, «ТАТМЕДИА» ААҖ «ПИК «Идел-Пресс» нәшрияты, 2005), китаплары өчен.

4. Кәримов Камил Әтхәм улы - «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015), «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016).

5. Кузнецов Михаил Иванович - «Белые холсты. Народы Поволжья» эшләре сериясе өчен (33 эш).

6. Петров Александр Александрович - «На стихи Г.Тукая» (10 эш), «Памяти Булгар» (19 эш), «Из детства» (21 эш) серияләре өчен.

7. Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы - «Татар хатын-кызлар» эшләре сериясе өчен (25 эш).

8. Хөснетдинов Зиннур Зыятдинович (Зиннур Хөснияр) - «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен.

9. «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Шәфыйгуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Зәкуанов Рөстәм Газизҗан улы - Татарстан Республикасында яши торган халыкларның милли байлыкларын

һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга керткән зур өлешләре өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса