Тәрбиячеләр Әлмәткә җыелды
"Бәләкәч" балалар үсеше үзәгендә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә эшләүче педагоглар өчен төбәк семинары үткәрелде.
Ул балаларга тәрбия биргәндә социаль-уен технологияләрен куллануга багышланды. Семинарга Әлмәттән тыш Бөгелмә, Азнакай педагоглары да килде. Катнашучыларга халкыбызның актив хәрәкәтле уеннары күрсәтелде, тәҗрибә уртаклашу булды. Мастер-класслар да файдалы булды, дип бәяләде азактан семинарда катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа