Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 4 янгын. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 2 янгын, кыска ялганыштан - 5 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында - 1 янгын, мичнең төзек булмау аркасында - 2 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 7 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария - коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү - коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 5е ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча - 6 тапкыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа