Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Телевидение һәм радиода гимнастика тапшыруларын гамәлгә куярга тәкъдим итәләр

Депутат теле- һәм радиоканалларда иртән һәм эш сәгатьләрендә гимнастика блоклары кертергә тәкъдим итә.

Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петров Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка телевидениедә һәм радиода производство гимнастикасы дәресләрен гамәлгә ашыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Бер яки ике блок реклама урынына гимнастика язылган берничә тапшыру куярга мөмкин булыр иде. Бу чара милләтнең һәм киләсе буынның сәламәтлеге турында кайгырту юнәлешендә яхшы адым булачак”, - дип билгеләп үткән Петров хатта.

Депутат теле- һәм радиоканалларда иртән һәм эш сәгатьләрендә гимнастика блоклары эшләтергә тәкъдим итә.

Фото: pixabay.com

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса