Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Телефон спамының яңа төре көчәя

Спамерлар үзләренең эшләнмәсенә реклама ясау өчен яңа ысул тапканнар.

Автомат рәвештә эшли торган система телефон номерын җыя һәм беренче гудоктан соң элемтәне өзә. Нәтиҗәдә гражданнарның телефонында таныш булмаган номер кала. Әлеге номер буенча шалтыраткан телефон хужасы рекламага килеп тоташа.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге спамның яңа төренә, гомумән алганда, халыкның 65 проценты юлыккан. Соңгы ярты ел эчендә спамның бу төре 50 процентка арткан. Федераль монополия хезмәте спамны тыярга кирәк дип санамый, алар фикеренчә, имеш кеше ирекле рәвештә үзе шалтырата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса