Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Мактама музеенда кунакта - Лотфуллиннар гаиләсе

15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көнендә Түбән Мактама музеенда «Безнең гаилә альбомы» дигән очрашу кичәсе узды.

Чарага Гөлсем Шәрәфетдин кызы белән Насыйх Мисбах улы Лотфуллиннар чакырулы иде. Алар 1 нче Түбән Мактама урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә альбомнарына күз салдылар. Фотографияләр кунакларны узганнарга алып кайтты. Анда яшьлек еллары да, әти-әниләре дә, туй фотолары һәм гаилә тормышын башлап җибәрү чоры, кызлары, аннары оныклары туу, эш көннәре, гаилә бәйрәмнәре, сәяхәтләр чагылыш тапкан. Бар да кичә генә булган кебек, әмма ул көннәрдән соң инде күпме сулар аккан...
Насыйх Мисбахович белән Гөлсем Шәрәфетдиновна 41 ел бергә, иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергәннәр. Моны белеп алган укучылар аларга сораулар яудыра башлады. Кызларны аларның ничек танышулары, Насыйх әфәнденең Гөлсем ханымга ничек тәкъдим ясавы кызыксындырса, егетләр гаилә тормышының тәүге кыенлыкларын ничек җиңүләрен, гаилә бюджетының бүленешен, бәхәсле мәсьәләләрне ничек хәл итүләрен сораштылар.
Чара ахырында ирле-хатынлы Лотфуллиннар укучыларга тормышта үз урыннарын табуларын, лаеклы тормыш юлдашы очратуларын һәм ныклы гаилә төзүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса