Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тайсуганны үзгәртәләр [+ФОТОЛАР]

Тайсуганда электр баганаларында эш кайный.

- Татарстан Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов ярдәме белән авылда урам яктырткычларын реконструкцияләү буенча эш башланды. Ул барлык урамнарга да кагыла. 350 дән артык энергияне янга калдыра торган яктырткычлар куелачак, - диде Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин. - Заманча лампочкалар авыл җирлегенә тотылган электр энергиясе өчен түләүне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Урамдагы яктырткычлар челтәре искергән иде инде, күпчелеге исәпкә алу приборларысыз файдаланылды. Аннан соң, әйткәнемчә, әлеге иске үрнәктәге фонарьлар электр энергиясен дә күп ашый иде. Яңа яктырткычларны сүндерергә кирәк булмаячак. Алар төнлә дә яначак..
Заманча яктырткычлар 9 урамга куела. Авыл җирлеге башлыгы искәрткәнчә, Тайсуганның бер генә ноктасы да утсыз калмаячак.
- Март аеннан безнең цех Габдрахман һәм Тайсуган авылларындагы яктырту системасын реконструкцияләүгә керешкән иде. 20 километр озынлыгындагы изоляцияләнгән үткәргеч (СИП), 805 яктырткыч монтажланды. Шулай ук әлеге торак пунктларда яктыртуның интеллектуаль системасы кертелде, программалаштырылды. Лампочкалар билгеле бер вакытта автомат рәвештә яначак һәм сүнәчәк. Гадирәк әйткәндә, программага кайсы вакытларны кертәсең, шулай булачак. Әлеге яктырткычларның хезмәт итү срогы 15 елдан артыграк. Барлык эшләрне 24 апрельгә тәмамлау бурычы куелган иде. Бу атнаны төгәллибез, - диде «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖнең Әлмәт ремонт-төзелеш цехы начальнигы Константин Алаев.
Тайсуганда 1150 дән артык кеше яши, 453 хуҗалык исәпләнә. Тормыш шартларын яхшырту белән халык үзе дә кызыксына. 2017 ел өчен үзсалымның хәзергә 94 процент акчасы җыелган. Әлеге акчага балалар уен мәйданчыгы һәм урамда уйнау өчен спорт инвентарьлары алу планлаштырылган. Узган ел район башлыгы ярдәме белән бер уен мәйданчыгы урнаштырылган, ә монысы Сәләхетдинов урамына куелачак. Тагын нинди проблемаларыгыз бар дигән сорауга авыл җирлеге башлыгы:
- Авылда алар һәрвакыт була инде. Су белән тәэмин итүнең иске челтәрләрен полиэтилен торбаларга алыштырып бетерәсе бар. Тагын 3 км калды. Шулай ук үзсалым акчасына якын киләчәктә кайбер урамнардагы юл өслекләренә дә капиталь ремонт ясарга планлаштырабыз, - дип җавап кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса