Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татфондбанк" хезмәткәрләре эшләреннән җибәрелү буенча кисәтелгән

Лицензиясез калган һәм банкорт дип игълан ителгән Татфондбанк хезмәткәрләре үзләренең эштән азат ителәчәге турында хәбәрләр ала башлаган. Бу хакта "Интерфакска" сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

"Хезмәткәрләр белдерү кәгазьләрен 11 апрельдән ала башлады. Соңгы эш көне итеп 30 июнь тора", - дип җиткергән агентлык әңгәмәдәше.


Татфондбанк партнеры булган, шулай ук лицензиясез калган һәм банкорт дип игълан ителгән Интехбанкта да персоналны эштән азат итү эшләре башланачак.

Әлеге банкларның 2016 елның дүртенче квартал хисапларына карасаң, Татфондбанкта 2017 елның 1 гыйнварена уртача 2,548 мең кеше эшләгән, Интехбанкта - 460 кеше. Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында агентлыкның дәүләт хакимияте органнарына банклардан персоналны эштән азат итү турында белдерүләр кергәнме-юкмы икәнлеге хакындагы, шулай ук күпме кеше эштән азат ителәчәге һәм кайсы вакытта дигән сорауларга әлегә җавап юк.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса