Татарстанда һава торышының кискен үзгәрүе көтелә
Синоптиклар Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр булачагы хакында кисәтә.
23 гыйнварның 22:00 сәгатеннән 24 гыйнварның 18:00 сәгатенә кадәр республикада һава торышы начараюы көтелә. Бу вакыт аралыгында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 16м/секундка җитүе, буран вакытында күз күременең 1000метрдан кимрәк булуы хәбәр ителә.
Юлларда бозлавык һәм карт көртләре булу сәбәпле сак һәм игътибарлы булу сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа