Татарстанда 27 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Көндез Татарстан районнарында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәю ихтималы бар. Көчәйгән вакытта җил секундына 15-16 метрга җитәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ.
2 майда республикада явым-төшем көтелми. Көндезге һава температурасы +22..+27 градуска кадәр күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа