Татарстанда 20 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 15-20 градус җылы булачак. 27 апрельгә каршы төндә явым төшем көтелми. Һава температурасы 4 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа