Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 2 меңләп автобус хәрәкәте контрольдә тотыла

Татарстан юл-транспорт министрлыгының диспетчерлык үзәге директоры сүзләренчә, автобусларның тизлек режимы, маршруты һәм расписаниесе тикшерелә.

ГЛОНАСС+112 системасында 2026 транспорт чарасы теркәлгән. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына "Татарстан транспорт һәм юл министрлыгының автоматлаштырылган мәгълүмат-идарә төбәк дирекциясе" директоры Айрат Садыйков җиткерде.

2 меңләп транспорт чарасыннан системада 703 маршрутка хезмәт күрсәтүче 770 мәктәп автобусы ; өстәмә белем бирү учреждениесенең 140 автобусы; яшүсмерләр спорт мәктәпләренең159 автобусы; фрахтование килешүе буенча балалар йөртүче 508 атуристлык автобусы; 142 муниципальара маршрутка хезмәт күрсәтүче 449 автобус теркәлгән.

"Диспетчерлык үзәгендә тәүлек буе күзәтү эшли, - дип сөйләде Айрат Садыйков. - Автобусларның тизлек режимы, маршруты һәм расписаниесе - контрольдә торучы төп параметрлар. Гадәттән тыш хәлләр туганда диспетчерлык үзәге экстрен оператив хезмәтләр белән элемтәгә керә".

Аның сүзләренчә, барлык автобуслар ГЛОНАСС спутник навигациясе белән җиһазландырылган. Анда куркыныч туганда чакыру кнопкасы, каты тавыш көчәйткеч бар. "Әгәр дә автобус ниндидер сәбәпләр аркасында системада күренмәсә, рейска резерв транспорт чыга", - дип билгеләп үтте диспетчерлык үзәге директоры.

"Кирәк булганда машина йөртүче диспетчер белән элемтәгә чыгып, ярдәм сорый", - диде ул.

Диспетчерлык үзәге директоры һава шартлары вазгыятен метеостанция контрольдә тотуын, автомат рәвештә транспорт предприятиеләренә җиткерелүен әйтте. Системага төбәк кенә түгел, федераль метеостанцияләр кушылган, алар барысы 45тән арта, дип җиткерде ул.

Айрат Садыйков балалар төркеме булганда, диспетчерлык үзәге ЮХИДИ идарәсе белән берлектә автобусның ГЛОНАСС +112 системасы белән элемтәсен, куркыныч туганда чакыру кнопкасы, каты тавыш көчәйткеч эшләвен тикшерә, кимчелекләр булганда транспорт юлга чыгарылмый, дип җиткерде. Балалар төркеме өчен ун елдан артык булмаган автобус кулланыла, диде.

Быелгысы елдан ГЛОНАСС системасына фрахтование килешүе буенча балалар туристлык автобуслары да ялганган.

Надежда Гордеева

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса