Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президентының хезмәт хакы күпме?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең һәм гаиләсенең 2016 елдагы керемнәре турында хисап тотты.

Республика лидеры узган елда 7 млн 509 меңнән артык керем алган. Шул ук вакытта аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова 2 млрд 350 млн 681 мең сумга якын акча эшләгән.

Татарстан Президенты хатынын милке булып 263,2 квадрат метрлы торак һәм 110,7 квадрат метрлы кунак йортлары, 1776 һәм 414,9 квадрат метрлы ике җир кишәрлеге, 174,6 квадрат метрлы фатир тора. Барысы да ире кулланышында.

Моннан тыш, Гөлсинә Миңнеханова карамагында 15,8 квадрат метрлы машина кую урыны, ике парковка урыны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 222,2 квадрат метрлы фатир бар. Аның кулланышында торак бина (1578,7 квадрат метрлы), ике җир кишәрлеге (3291 и 2999 квадрат метрлы) һәм торак йорт (142,4 квадрат метрлы) санала.

Рөстәм Миңнехановның балигъ булмаган улы 263,2 квадрат метрлы торак йорты һәм (414,9 квадрат метрлы) җир кишәрлегенә ия.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса