Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан иң күп машина сатучы төбәкләрнең берсе

Татарстан халыкка сатылган җиңел машиналар саны буенча Россия төбәкләре арасында өченче урында тора.

«Автостат» аналитик бүлеге тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, республикада 1 мең кешегә уртача 15 машина сатылган, дип хәбәр итә «Российская газета».

Җиңел машиналар сату күләме буенча беренче һәм икенче урынны Мәскәү һәм Санкт-Петербург бүлешкән. Биредә 1 мең кешегә якынча 16 машина сатылган. Дүртенче урынны Самара өлкәсе (мең кешегә 14 машина), бишенче урынны Мәскәү төбәге (мең кешегә 13 машина) алган.

Узган елда ил буенча уртача мең кешегә 9 җиңел машина сатылган. Бу күрсәткеч Липецк, Белгород, Тула, Калуга өлкәләренә һәм Краснодар краена хас.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса