Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар әдәбиятыннан бер генә укучы имтихан бирәчәк

Билгеле булганча, быел ил күләмендә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары гаугадан башланды.

Россиянең Үзәк өлешендә сынау барган вакытта Ерак Көнчыгыш мәктәпләрендә инде тестларны тапшырып өлгергән укучыларның җаваплары Интернетта пәйда булды. Бүген белгечләр мәгълүматның "виртуаль пәрәвез"гә чыгарылу сәбәпләрен хакерларның БДИ биремнәре сакланган электрон почтаны җимерүеннән күрә.
- Мондый хәл беренче тапкыр күзәтелә. Моңа кадәр электрон почтаның паролен ватучы булмады, шуңа күрә әлеге мәсьәләгә игътибар ителмәде. Почтага "ватып керү" аркасында материалларның Интернетка чыгарылуы бик мөмкин, - дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Игорь Реморенко.

Аның әйтүенчә, БДИ биремнәре урнаштырылган электрон почтаның паролен кемдер ачкан. Контроль үлчәм материалларының (КҮМ) кәгазь вариантына килгәндә, кешеләр аны башкаларга тапшыра алмый, ул очракта гаеплене табу авыр булмас иде. Илдәге 7 мең пунктка КҮМнәрнең кәгазь варианты тапшырылган, бары тик бик ерактагы җирләргә, ягъни 600 пунктка аларның электрон вариантлары җибәрелгән.

РФ Президенты киңәшчесе Андрей Фурсенко имтихан материалларын Интернетка урнаштыручыларны җинаять җаваплылыгына тартырга тәкъдим иткән. Рус теле имтиханнары нәтиҗәләре иртәгә билгеле булырга тиеш.

Кичә укучылар чит телләр һәм физикадан белемнәрен күрсәтте. Шулай ук татар әдәбиятыннан да имтихан бирергә мөмкин иде. Әлеге фәннән бары бер генә укучы гариза биргән. Чаллы укучысы ул көнне башка имтихан бирү сәбәпле, аны 17 июньдә тапшырачак. Татар теленнән барлыгы 62 укучы имтихан тоткан, тагын 20 укучы аны махсус көннәрдә бирәчәк. Шулай да сөенечле хәбәрне дә әйтмичә булмый. "Умники и Умницы" телевизион гуманитар олимпиадасында җиңгән Мамадыш районының Красногорск мәктә­бе укучысы Максим Иванов инглиз теленнән сынау бирү сәбәпле, кичә рус теленә багышланган чарага бүләген алырга килә алмады. Ул инде хәзер Мәскәү дәүләт халыкара бәйләнешләр институты студенты булып санала.
«Ватаным Татарстан», № 85, 7 июнь 2013 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250