Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыналса да, сынатмаган

Героебыз - хезмәт сөючәнлеге, үз дигәнендә нык торучанлыгы, ихтыяр көче, тәвәккәллеге бәрабәренә тормышта күп нәрсәгә ирешкән шәхес. Шулар өстенә аңа кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, эчкерсезлек, зыялылык, дөньяда барган вакыйгаларга фәлсәфи караш та хас. РФ Энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе, «Бөек Ватан сугышы елларында хезмәттәге батырлыгы өчен», «Татарстанда өч миллиард тонна нефть чыгарылу...

Аны 85 яшьлек юбилее белән котларга «Ямашнефть» идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Н.В. Иванов, идарәнең ветераннар советы рәисе Н.А. Бочкарев, яшьләр лидеры Р.Ж. Гыйматдиновлар килде.

Дөресен әйткәндә, Хафиз Сәгыйровичның туган көне төгәл билгеле дә түгел. Ул үзе әбисенең Хафиз 1930 елда Чистай районы Мөслим авылында урак өстендә туды дип сөйләгәнен генә хәтерли. Әмма моны раслаучы документлар да янып, егет паспорт алганда район ЗАГСы каршындагы комиссия аны 1929 елда туган итеп яза. Свердловск белән Караганда арасында йөри торгач паспорт та югала һәм хәрби хезмәткә чакырылырга вакыты җиткәч, Хафиз флотка эләгү өчен хәрби комиссариатта туган елын 1932 дип яздыра. Шуннан бирле аның барлык документларында да шушы дата йөри.

Хафизның балачагы авыр булган дип әйтү генә бик аз булыр иде. Малай әтисен бөтенләй дә белми, чөнки әти-әнисе ул туганчы ук аерылышканнар. Биш ел ул әнисе һәм 1921 елгы ачлык вакытында тол калган әбисе белән яши. Аннары әнисе улын әбисе тәрбиясенә калдырып, кияүгә чыгып читкә китә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, барлык ирләрне фронтка алалар. Колхозда бөтен эш хатын-кызлар һәм бала-чага җилкәсендә кала. Чандыр гәүдәле, ач-ялангач Хафиз да үгез-сыер җигеп җир сөрә, Чистай элеваторына ашлык ташый. 19 чакрым юлның һәр чокырын, һәр калкулык-иңкүлеген әле хәзер дә яхшы хәтерли ул. «Ударник» колхозы сугыш елларында фронтка 180 мең пот ашлык, йөз мең пот бәрәңге, унике мең пот ит озата. Монда ятим үскән Хафизның да маңгай тире аз түгел. Күптән көтелгән Җиңү көнен малай әнисенең апасы гаиләсендә каршылый. Әбисе вафат булганнан соң аны җиденче бала итеп шушы гаилә үзенә сыендыра.

Әнисенең Кыргызстанда яшәвен белеп алган Хафиз 1946 елның кышында икетуган абыйсы белән юлга кузгала. Әмма яңа гаиләдә үзен артык кашык итеп тоя һәм яз көне кире әйләнеп кайтып, Чистай җиһаз фабрикасы ФЗӨсенә укырга керә. Егеткә Свердловскида, Түбән Тагилда да эшләргә туры килә. Аннан Карагандага яңа шахталар төзелешенә эшчеләр җыюларын ишетеп, шунда китә. Шахтада нибары бер ел эшли. Тиздән Хафиз

Казахстанның көньяк-көнчыгышындагы кургаш руднигына электромонтер булып урнаша. Шуннан аны Тын океан флотына алалар. Советская Гаваньда диңгез авиациясе аэродромында матрос-электрик була. Яхшы хезмәте өчен туган якларына ялга кайтып килергә рөхсәт итәләр.

Туган авылы Мөслимдә кунак булганнан соң, Казаннан поезд белән хезмәт иткән шәһәренә бару юлында үзе белән бер вагонда баручы матур кызга күзе төшә. Танышып китәләр. Сәгадәтнең, кызның исеме шундый, Казанда абыйларында кунак булганнан соң өенә - Свердловск өлкәсенең Богданович шәһәренә кайтып барышы икән. Ул анда тау эшләре мастеры булып эшли. Демобилизациядән соң Хафиз туры аларга килә һәм яшьләр тыйнак кына туй итәләр. Егет утка чыдам балчык руднигына электромонтер булып урнаша, читтән торып Түбән Тагил тау электротехник техникумын тәмамлый. Менә шул чагында хатынының Әлмәттә нефтьче булып эшләүче абыйсы аларны үзләре янына чакыра.

Сафин «Әлмәтнефть» нефтепромысел идарәсенең 1 нче промыселына инженер-электрик булып эшкә керә, анда 1973 елга кадәр эшли. Әлмәт УПНП КРСы төзелгәннән соң аны үзе үк оештырган электр цехына начальник итеп куялар, ә 1976 елда идарәнең баш энергетигы итеп билгелиләр.

1978 елның язында Сафинны «Татнефть» берләшмәсе генераль директоры Рәшит Тимергали улы Булгаков үзенә чакыртып ала һәм каршы килергә урын калдырмаслык итеп иртәгәдән «Ямашнефть» идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр һәм тәэминат буенча урынбасары вазифаларын башкаруга керешергә тиешлеген әйтә. КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре Ә.Б. Баһаветдинов аның кандидатурасын раслап ук куйган була инде.

Тоташ дефицит заманы. Материаллар, җиһазлар һәм башкаларны министрлык разнарядкасы буенча гына бүлеп бирәләр. Әле аның кадәресен дә завод-фабрикалардан тешең-тырнагың белән тартып диярлек алырга туры килә. «Ямашнефть»нең ихтыяҗы зурдан, производство инфраструктурасы булдырырга, эшләүчеләрнең көнкүреш һәм хезмәт шартларын җайга салырга кирәк. Сафинның тырышлыгы белән БПО бинасындагы файдаланылмыйча торган душ бүлмәләре үзгәртелеп ашханәгә әйләндерелә. Ямашида да шундый ук ашханә төзиләр. Сафин вакытында идарәдә ике балалар бакчасы төзелә. Әлмәтнең 6 нчы мәктәбе шәһәрдә иң яхшы уку йортларыннан санала. Монда да Хафиз Сафиннан башка булмый. Ничектер көз көне, Хафиз Сәгыйрович «Ямашнефть» буенча җаваплы дежурный булганда яңа гына эшләтеп җибәрелгән УПВСНда нефтьүткәргечтә өзеклек килеп чыга һәм югары күкертле нефть бөтен установка территориясенә ага. Аварияне бетергәнче, берничә тәүлек буена Сафин установкадан китми. Моннан тыш, ул җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә, партком әгъзасы була, күп еллар участок сайлау комиссиясен җитәкли.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да Сафин кул кушырып утырмый. Энергиясе ташып торган ир сигез ел диярлек «Ямашинский» совхозында

тәэминат, җир бүлеп бирү мәсьәләләрен, хуҗалыкның башка проблемаларын хәл итә.

Тырыш хезмәте өчен күпсанлы дәүләт һәм тармак бүләкләренә лаек булган Хафиз Сәгыйрович ике ул тәрбияләп үстергән, өч оныгын тәрбияләргә булышкан. Әти-әни назыннан мәхрүм булып үскән, бернинди кыенлыклар алдында да югалып, җитди кәнәфиле кабинетлар каршында да куркып калмаучы, тормышның бар сикәлтәләрен күргән Хафиз Сәгыйрович Сафин үзен барыбер да бәхетле кеше дип саный. Чөнки тормыш юлында күпчелек яхшы кешеләр очраган, авырлыклар аны сындырмаган, шушы яшендә дә ул башын горур тотып, төз гәүдә белән алга атлый. Үзе яшәгән чор турында истәлек итеп калдыру өчен күргәннәре, башыннан кичкәннәр турында мемуарлар, шигырьләр яза.

Илдар Биктимеров

Автор фотосы

Фото Х.С. Сафин архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса