Суд приставлары алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең исемлеген игълан итте
Татарстанның суд приставлары алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең исемлеген игълан итте.
Аларның исем-фамилияләре һәм фотосурәтләре Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе сайтына урнаштырылды.
Идарәдән хәбәр итүләренчә, бу ел башында 2 мең 386 алимент түләмәүченең кайдалыгы билгеле булмаган. Хәзер аларның 1 мең 262сен тапканнар. Суд приставлары халыктан җавапсыз ата-аналарны табарга ярдәм итүләрен сорый, дип хәбәр итә vatantat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа