Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Студентларның стипендияләре арта

Стипендияләрне түләү турындагы яңа кагыйдәләр министрлык тәкъдиме белән 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән. Алар Россия Хөкүмәтенең 2016 елның 17 декабре карарында билгеләнгән булган.

Яңа документ стипендиаль фондларны формалаштыру тәртибен, теге яки бу стипендияләрне алу хокукына ия булган укучылар категориясен, түләүләр күләмен билгелиячәк. Шулай ук әлеге карар стипендиянең минималь бәясе нормативларына да төзәтмәләр кертә. Мисал өчен, элек көндезге уку бүлегендә бакалавр, специалитет, магистратурада бюджет юнәлешендә укучыларның дәүләт академик стипендиясе 1340 сум булган. Хәзер ул 1484 сумны тәшкил итә. Социаль стипендия 2010 сумнан 2227 сумга җиткән. Шул ук вакытта һәр вуз стипендияләрнең күләмен үзе билгеләргә хокуклы. Ләкин алар карарда күрсәтелгән суммадан ким булмаска тиеш.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса