Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстәмә акчаны ничек алырга?

Бу җәй пенсионерларның пенсия бүлекләренә һөҗүм итүләре белән дә истә калыр, мөгаен. Ник дигәндә, хатын-кызларның бала белән декретта утырган еллары элек стажга саналса, законга кертелгән өстәмәләр нигезендә, хәзер моны балларга күчерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, синең баллың арта да, димәк, пенсия акчаң да арта. Шуңа күрә бүген район пенсия бүлекләрендә пенсионер хатын-кызлар...

Пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, әлеге яңалыкның асылы түбәндәгедән гыйбарәт. Эшне гариза тапшырудан башлыйсың. Районның пенсия бүлегенә үзеңнең паспортыңны һәм балаларыңның туу турындагы таныклыкларын алып барасың да, гариза язасың. Барлык документларны сканер аша үткәреп алалар да, аларны үзеңә кире бирәләр. Телефон номерыңны калдырасың. Барысы да әзер булгач, сиңа чылтыратып хәбәр итәләр. Дөрес, озын чиратларда торганчы, Русиянең бердәм дәүләт хезмәте порталына кереп теркәлеп, гаризаны "Шәхси кабинет" аша юлласаң җайлырак икән.

Пенсия акчасы, чыннан да, күп кешенеке арта, ләкин бу һәркемнең шәхси исәп-хисап күрсәткеченнән тора һәм ул бала санына да карамый. Шуңа күрә кайберәүләрнеке биш сумга, ә кемнекедер 1 мең сумга артырга мөмкин. Киресенчә, кимү ихтималы да бар, әмма бу очракта пенсия бүлеге хезмәткәрләре гаризаларны кире кайтаралар, чөнки закон буенча пенсияне киметүтыелган. Әгәр үзеңнеке артмыйча, иреңнең пенсиясе арту мөмкинлеге бар икән, мондый очракта бу хокукны иреңә тапшыра аласың.

Тагын шунысы да бар, бу яңалык пенсиягә 2015 елда һәм аннан соңрак чыкканнарга кагылмый, аларга барысы да тиешенчә исәпләнгән икән инде.

Пенсияне болай арттыруның срогы билгеләнмәгән, ул бөтен кешегә исәпләнеп беткәнче дәвам итәргә мөмкин. Ләкин үткән айларны да кертеп исәпләмәячәкләр, шуңа күрә һәр ай өчен күпмедер акчаны югалтканчы, бу гаризаны ничек иртәрәк тапшырсаң, шулай яхшырак. Арткан пенсия акчасы гариза тапшырганның икенче аеннан бирелә башлый.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса