Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль ипотека фатирларының бәясе артмаячак

Татарстанда социаль ипотека программасына ихтыяҗ арта бара. Әлеге программа гамәлдә вакытта республикада 91 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Барлыгы 6 мең фатирга исәпләнгән 635 йорт төзелгән.

Президент каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт төркеме җитәкчесе Гүзәл Рәхмәтуллина әйтүенчә, социаль ипотека программасы быел да тулы көченә эшләячәк. Тагын бер яңалык - тапшырыла торган фатирларның квадрат метры өчен бәяләр артмаячак.

- Республикада 150 гаиләне якынайтылган чираттан Дәүләт торак фондының төп реестрына күчерделәр. Бу - Чаллыдан - 103, Азнакайдан - ун, Зәйдән - биш, Лениногорскидан - 14, Лаештан - 13, Мамадыштан - биш гаилә. Киләсе өч елда әлеге гаиләләр фатирлы булыр дип көтелә. Аларга 1 сентябрьгә кадәр социаль ипотека килешүе төзергә туры киләчәк, - ди Гүзәл Рәхмәтуллина.

Социаль ипотека программасы бер урында гына тормый, гел яңара, камилләшә. Әле менә шушы көннәрдә дә Татарстанның Министр­лар кабинеты тарафыннан чыгарылган карарга үзгәрешләр кертергә уйлыйлар. Аның нигезендә программада катнашучылар нотариаль килешү нигезендә фатирдагы өлешләрен үзләре билгели алачак. Хәзерге вакытта өлеш һәр катнашучыга да тигез бүленә иде.

2017 елда социаль ипотека программасына 17,6 миллиард сум акча каралган. Нәтиҗәдә 10 мең фатирга исәпләнгән 223 йорт куллануга тапшырылыр дип ният­ләнелә. Киләсе елга - 13 мең, 2019 елда 9 мең фатир сафка басар дип көтелә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса