Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синоптиклар көннәрнең җылынуын фаразлый

Бүген максималь һава температурасы +15..+20 градуска җитәр дип көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген, 24 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төнлә явым-төшемнәр көтелми.

Көндез урыны белән кыска вакытла яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчле җил чыгарга мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+6 градус, урыны белән җир катламында 0 дән -1 градуска кадәр салкынайтып, кырау төшүе ихтимал. Ә көндез максималь һава температурасы +15..+20 градуска җитәр дип көтелә.

25 майда республикада алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 18 метр секундка җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +6..+11, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градусны тәшкил итәчәк.

26 майда алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр, яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Яшен вакытында җилнең тизлеге 18 метр секундка җитеп, көчәергә дә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы - +8..+13, көндез максималь һава температурасы +19..+24 градус булыр дип фаразлана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса