Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синоптиклар һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә - республикада буран, кар һәм бозлавык көтелә.

31 октябрь һәм 1 ноябрьдә һава торышы сизелерлек бозылачак. Кар, юеш кар, буран, секундына 15 метрга кадәр көчәючән көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан исүче җил көтелә. Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Төнлә 1-6 градус салын, көндез исә 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса