Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шофер җәяүлегә йодрык белән ташланган

Соңгы вакытта шоферларның җәяүлеләргә карата текәлек күрсәтүләре еш очрый башлады.

Казанның бер урамында җәяүле шактый авыр сумкалар белән юл аша чыкканда, көтмәгәндә аның яныннан зур тизлектә хәрәкәт итүче, билгесез сәбәпләр буенча номеры булмаган Infiniti машинасы узып киткән. Көзгесеннән артта калган җәяүленең канәгатьсезлек күрсәтеп кул селтәп калганын күргәч, шофер кире әйләнеп килеп аңа йодрык белән ташланган.
Зыян күрүче акылдан язган шоферны телефонга төшерергә маташкач, ул моны күреп, кабат йодрык белән селтәнә башлаган. Аннан ул текә генә машинасына утырып китеп барган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шоферны эзләү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса