Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шаяру юньлегә илтми

Статистика күрсәткәнчә, ил күләмендә теркәлгән гомуми янгыннарның 10 нан алып 15 процентка кадәресе балаларның ут яки башка төрле җылыту приборлары белән шаяруы аркасында килеп чыга.

Йортта яки фатирда ялгызы гына, күзәтүсез калдырылган бала кулына шырпы алып кәгазьгә ут төртергә, электр ярдәмендә җылыту приборын розеткага тоташтырырга, хәтта учак ягарга да мөмкин! Сүз дә юк, монда иң беренче чиратта балаларны контрольсез калдырган ата-аналар гаепле. Баланың киреләнүенә түзә алмаган өлкәннәр кайвакыт аңа шырпы белән уйнарга рөхсәт итә, мичне кабызып җибәрергә яки мич янганын карап торырга куша. Моны эшләргә һич ярамый! Шырпы белән уткабызгычларны бала кулына бирү түгел, аларны кечкенәләр күзеннән мөмкин кадәр ераграк яшерергә тырышырга кирәк. Шуны онытмасагыз иде: балаларның күзәтүсез калдырылуы аркасында янгын чыгып нинди дә булса зыян килә икән, закон буенча административ тәртиптә моның өчен ата-ана җавап тота.

Наталья Гарипова

15 нче янгын часте инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса