Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Савыт-саба юа торган губка менингит һәм пневмония барлыкка китерергә мөмкин

Савыт-саба юа торган губкада бактерияләр унитазга караганда да күбрәк икән.

Белгечләр әйтүенчә, бер губкада 2 миллион микроб бар. Аларның кайберләре куркыныч авырулар, әйтик, менингит, пневмония барлыкка китерергә мөмкин.

Тикшеренү үткәргән немец галимнәре шундый фикергә килгән. Губканың гел дымлы булып торуы аркасында микроблар үрчи. Аны тулысынча дезинфекцияләп булмый. Эксперименттан күренгәнчә, губканы кайнату яки микродулкынлы мичтә тотып дезинфекцияләү аркасында микроблар арткан гына. Шуңа да савыт-саба юа торган губканы атна саен алыштырып торыгыз.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса