Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы юкка чыгачак

Россия Хөкүмәтендә үзгәрешләр бара.

Кайбер министрлыкларның исеме дә үзгәрәчәк, бер министрлыктан ике министрлык та барлыкка киләчәк. Яңа министрлар исә җомга көнне ачыкланыр дип көтелә.
Кремльнең рәсми сайтында кызыклы гына мәгълүмат барлыкка килде. «Башкарма хакимиятнең федераль органнары структурасы турындагы» Указда шактый гына үзгәрешләр кертелгән. Әйтик, Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы якын киләчәктә ике структурага бүленгән: мәгариф министрлыгы — аерым, ә фән һәм югары белем министрлыгы аерым булачак.

Россия Хөкүмәтенең иске яңа рәисе Дмитрий Медведев ил президенты Владимир Путин белән очрашуда яңа җитәкче-министрлар турында җомга көнне хәбәр итәрбез дип белдергән иде.


http://Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса