Россияне алдагы өч елда зур авырлыклар көтә
Моның турында Үзәк банк рәисе Элвира Нәбиуллина җиткерде.
Аеруча икътисад өлкәсендә киеренкелек сакланачак. Россия икътисады нибары 2 % ка гына үсештә булачак. Әгәр зур структур үзгәрешләр булмаса, Россиядәге хәзерге кризис бик озакка сузылырга мөмкин. 2008-2009 еллардагы кризис белән чагыштырганда тиз арада элекке темпларга кайтып булмаячак.
Өч ел дәверендә нефтьнең бер барреле 40 доллар тирәсендә тибрәләнәчәк, дип белдергән Элвира Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа