Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләрнең реаль керемнәре кимегән – Росстат

Хезмәт хакы буенча бурычлар 3 миллиард 635 миллион сумга җыелган.

Россиялеләрнең реаль керемнәре, узган ел белән чагыштырганда, 0,2 процентка кимегән. Әлеге саннар бу елның өч аена карый. Мондый мәгълүматларны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) бастырган, дип яза "Российская газета".

Еллык күрсәткеч белән чагыштырганда, март аенда бу саннар 2,5 процентка азайган. Ә февраль аена карата, киресенчә, 1,4 процентка арткан.

Халыкның марттагы уртача акчалата кеременә килгәндә, ул 29 мең 627 сумны тәшкил иткән. Ә номиналь хезмәт хакы - 37 мең 64 сум. Шул ук вакытта хезмәт хакы буенча бурычлар, 0,6 процентка артып, 3 миллиард 635 миллион сум булган.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса