Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләр өчен әни булуның төп проблемалары - пособие аз булу, балалар бакчасы җитмәү

Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 26 ноябрьгә туры килә.

Хәзерге вакытны бала табу өчен уңайлы дип санаган россиялеләр саны 2008 елдагы 25 проценттан 42 процентка кадәр арткан. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге җиткерә, дип хәбәр итә INTERFAX.RU.

Моңа ныклы ышаныч белдерүчеләр өлкәннәр арасында күбрәк - 45 яшьтән башлап - 45-49 процент.  Яшьләр арасында бала табу өчен уңайлы вакыт дип санаучылар 18 дән 24 яшькәчә кызлар арасында 27 процент, 25-34 яшькәчә хатын-кызлар арасында – 34 процент.

Хәзерге чорны бала табу өчен уңышсыз дип, россиялеләрнең 17 проценты (28 процент булган 2008 елда) атаган. Өчтән бере (35 процент ) начар да, яхшы да дими. Шулай икәнен 21-22 ноябрьдә 1200 россияледән телефон аша сораштыру үткәреп ачыклаганнар. Әни булуның төп проблемалары итеп россиялеләр пособиенең түбән булуын (24 процент), тормыш дәрәҗәсе түбән һәм бәяләр югары булу (15 процент), балалар бакчасы җитмәвен (21 процент), медицина хезмәте түбән (14 процент) булуны әйткән.

Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 26 ноябрьгә туры килә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса