Россиядә ярлылар саны күпкә кимегән
2017 елның икенче кварталында үзләрен фәкыйрь дип санаучы россиялеләр саны кимегән.
Гаиләнең хәле начар һәм бик начар дип саналучылар 29% тәшкил итә.
2016-2017 елларда бик түбән дәрәҗәдәге тормыш турында халыкның 33% белдергән булган. Иң яхшы күрсәткеч 2014 елда күзәтелә, ул чорда бу сан 24% була.
Гомумән алганда, башка еллар белән чагыштырганда быел россиялеләр үзләренең матди хәлен бик уңай бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа