Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә туучылар саны кими

Туучылар саны арттыру максатыннан Россия Хөкүмәте абортларга каршы көрәш программаларын караячак.

Россия Федерациясендә бала туу вәзгыяте көннән-көн катлаулана, дип белдергән РФ Премьер-министр урынбасары Ольга Голодец. "Бездә хәлләр катлаулана, без моны Россия Федерациясе субъектлары буенча күрәбез, туучылар саны проблемасын хәл итү бик кыен", - дигән Голодец бүген демография сорауларына багышланган селектор киңәшмәдә. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Ольга Голодец әйтүенчә, туучылар саны арткан төбәкләр дә бар. Мәсәлән, Рязань өлкәсендә, ә күршедәге Смоленск өлкәсендә, киресенчә, туучылар саны азайган. Туучылар саны арттыру максатыннан Россия Хөкүмәте абортларга каршы көрәш программаларны караячак.

Шулай ук Хөкүмәт мәктәпләрдә урыннар арттыру мәсьәләсен тикшерәчәк. "Безнең алда 10 елда 6,5 млн безнең укучылар өчен заманча, сыйфатлы урын булдыру бурычы тора", - дип өстәгән Голодец.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса