Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә самолетка йөкне үзең белән алуга карата яңа кагыйдәләр гамәлгә керде

Россия транспорт министрлыгында "яңа алымнар россиялеләрнең сәяхәт өчен мөмкинлекләрен арттыра", дип саныйлар.

Россиядә бүгенге көннән, 5 ноябрьдән, самолетка үзең белән алына торган йөккә карата яңа кагыйдәләр керде, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Хәзер һава юлларында йөк ташу буенча хезмәт күрсәтүчеләр кулдагы йөк белән генә сәяхәт итүче пассажирларга кайтарылмый торган (невозвратный) тарифлар буенча арзан хакка билетлар тәкъдим итә алачак. Йөк буенча чикләү нормаларын бу очракта авиакомпанияләр билгели, әмма ул 5 килограммнан артмаска тиеш. Кулдагы йөктән кала, пассажир үзе белән салонга рюкзак, хатын-кызлар сумкасы яки портфель, өске кием, чәчәк букеты, бала өчен ризык, портпледта костюм, бала бишеге яки коляска, култык таяклары, таяк яки тернәкләнү максатларында кулланыла торган башка техник чаралар, дарулар һәм duty free кибетеннән товарлар (норма һәм күләмен шулай ук авиакомпанияләр билгели) ала ала. Хәзер электрон җиһазлар һәм чаралар нормадан тыш өстәмә исемлеккә керми, аларны сумкага, портфельгә яки рюкзакка салырга була.

Шулай ук хәзер, кагыйдәләр нигезендә, пассажирдан аның кул йөген үлчәүне сорарга мөмкиннәр.

Авиаташучы билгеләгән түләүсез йөк, әмма ул 10 килограммнан артык булмаска тиеш, бәясе кире кайтарыла торган (возвратный) тарифка керә.

Белешмә. Кайтарылмый торган  (невозвратный) авиабилет нәрсә ул, дигәндә, ул әгәр дә сез, билет алганнан соң, очмаска уйлагансыз икән, аның акчасы кире кайтарылмый. Шуңа да ул арзанрак тора. Аның тулы бәясен сезгә кайтару аерым очракларда - әгәр дә авиакомпания үз бурычларын үтәмәсә яки сезнең белән берәр көтелмәгән хәл – сәламәтлек яки якыннарыгызның үлеме белән бәйле хәл килеп чыкканда гына була ала. Авиакомпаниягә килеп чыккан хәл турында тиешле документлар китереп, билетны әлеге рейска теркәлү төгәлләнгәнче тапшырырга тиешсез. 


http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса