Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә пальма маена бәйле контроль көчәергә мөмкин

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Россельхознадзор) продуктларны фальсификацияләүдә кулланылучы пальма, соя майлары һәм аларның компонентларының хәрәкәт итүенә контроль кертүне тәкъдим итә. Бу хакта "Известия" яза.

2017 елның беренче кварталында Роспотребнадзор ит һәм кош итен тикшерүнең 3,8 процентында, казылыкның 5,3 процентының тиешле сыйфатта булмавын яки куркыныч тудыру очракларын ачыклаган. Сөт продукциясендә барыннан да ешрак сырлар (тикшерү үткәрүнең 5,8 проценты), сөт продукциясе (2,2 процентта) һәм сыер мае (2 процентта) бракка чыгарылган.

Россельхознадзор тәкъдименә карата фикер алышу бара. Әгәр дә ул кабул ителсә, күзәтчелек органнары мәгълүмат системасын күзәтеп бара алачак. Алар, мәсәлән, заводка күпме ит һәм соя кергән һәм алардан күпме күләмдә казылык әзерләнүен белә алачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса