Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә декрет ялының вакыты ел ярымга арттырыла

Хөкүмәт башлыгы оператив рәвештә тиешле законны кабул итәргә чакырды

. Ата-ананың берсенең хезмәт стажына кертелә торган баланы карау вакытын 3 елдан 4,5 елга арттыру турындагы закон проектын оператив рәвештә кабул итәргә кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 5 октябрьдә "Бердәм Россия" партиясе съездында.
"Хөкүмәт закон проектын эшләде, аның нигезендә, баланы карау өчен бирелгән 4,5 ел вакыт бер ата-ананың хезмәт стажына кертеләчәк. Элек әлеге вакыт өч ел иде", - диде Медведев.
Ул әлеге документны оператив рәвештә кабул итәргә кирәклеген әйтте, һәм "Бердәм Россия"дән әлеге инициативаны яклауларын сорады.
Съезда ТРдан 27 делегат катнаша, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дип хәбәр итә "татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250